Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 20:00

Акча яңгыры яуган

"Бу кадәр акча күргәнем юк иде!" - юлда акча яңгыры яуган Американың Джорджия штатында була бу хәл.

"Бу кадәр акча күргәнем юк иде!" - юлда акча яңгыры яуган Американың Джорджия штатында була бу хәл. Трассада машинда китеп баручыларның алдына көтмәгәндә кәгазь акчалар сибелә башлый. Алар шулкадәр күп һәм бары да өр-яңа була. Кайбер водительләр һәм пассажирлар төшеп, шатланыша-шатланыша җыярга керешәләр. Баксаң, юлда китеп баручы акча төягән эш машинасының ишекләре ачылып китеп, эченнән акчалары оча башлаган булган икән. Урындагы полиция хезмәткәре Роберт Парсон: “Моңарчы һавада бу кадәр акча очканын күргәнем юк иде, мондый күренешләр киноларда гына буладыр. Ә чынлыкта хәзер водитель моңа җавап бирәчәк, очкан акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак”, - дигән. Туктап, акча җыеп китүчеләр исә, водительнең каза күрүен уйлап тормаганнар, “яңгыр”ның файдасын күргәннәр.
Читайте нас: