Маяк
-4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 21:00

"Бурычка 50 мең сум акча алу 10 миллион сум торган фатирыннан колак кактырган"

Төрле җинаятьчел схемалар ярдәмендә мошенниклар дистәләгән мең гаиләне фатирсыз калдырган

"Бурычка 50 мең сум акча алу 10 миллион сум торган фатирыннан колак кактырган" Төрле җинаятьчел схемалар ярдәмендә мошенниклар дистәләгән мең гаиләне фатирсыз калдырган. Алар ничек алдый һәм моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Бер кулда – 140 фатир Светлана Николаевна Блинова Ленинград блокадасын кичергән. Ә 80 яшендә аңа яңа михнәтләр күрергә туры килгән. Дәвалану өчен бурычка 50 мең сум акча алу пенсионерны 10 миллион сум торган Мәскәү фатирыннан колак кактырган. Берничә ай буе Светлана Николаевна коммуналь хезмәтләргә квитанция буенча вакытында түләп килгән. Квитанциядә элеккечә аның фамилиясе язылган, ә бу вакытта документлар буенча фатир хуҗасы итеп инвестор Александр Луньков рәсмиләштерелгән. Блинова бурычка акча алырга килгән “Энергия” фирмасында сәер кагыйдәләр буенча заемны шәхси зат торак закладына биргән. Биредә Светлана Михайловнаны шундый ачык йөз белән каршы алганнар, ул хәтта алдагы көнендә үзен нинди бәла көтәчәге турында уйлап та карамаган. Килешүне дә игътибар белән укымыйча, биргән кәгазьләргә берсүзсез кулын куйган. Пенсионер шулай итеп фатирын сатуны рәсмиләштергәнен белмичә дә калган. Үз фатирын саклап калу өчен аңа берничә ел көрәшергә туры килгән. Фатирның яңа хуҗасы исә иң кәттә адвокатларны яллаган. Әмма пенсионерга Фатир рейдерларыннан саклану буенча иҗтимагый комитет (ОКЗКР) активистлары ярдәмгә килә. Нәтиҗәдә, суд сату-алу килешүенең гамәлдә булмавын таный һәм 80 яшьлек пенсионерга фатиры кире кайтарыла. Ләкин күпчелек кешеләр алдау юлы белән рибачылар һәм кара риэлторлар кулына күчкән күчемсез милекләрен кире кайтара алмыйлар. Мошенниклар алдау схемасын өтеренә-ноктасына кадәр уйлап төзиләр. Һәм андый килешүләрне суд аша да тиз генә гамәлдән чыгара алмыйсың. “Судьялар гадәттә булган документларга гына таянып карар чыгаралар, – дип сөйли ОКЗКР комиссары Елена Моставичена. – Ә полиция һәм прокуратура монда җинаять эше күрми. Алданучыларга: “Сез үзегез кул куйгансыз бит”, –Кдип кенә җавап бирәләр. Моставичена күзәтүләре буенча, моннан дистә ел элек эчкечеләрнең һәм наркоманнарның күчемсез милкен тартып алу белән кәсеп иткән козгыннар хәзер берләшә башлаганнар. Легаль фирмалар ачалар, кирәкле кешеләр белән бәйләнешләр, яклаучылар табалар һәм рекламага акчаны кызганмыйлар. Аларның бизнеслары хәзер зур колач алган. Петербург рибачысы Юрий Зайвийга карата суд эше 2018 елда тәмамланган. Аның милкендә 140 фатир исәпләнгән һәм шуларның күбесе залог схемасы ярдәмендә алдап алынган. Тик аны бары тик эшмәкәр булып теркәлмичә, заемнар биргәне өчен генә ике елга хөкем итә алганнар. “Мондый “шәхси инвесторлар” гадәттә ширма гына, күчемсез милек махинацияләре белән шөгыльләнүчеләр алар артына яшеренә, – дип саный Моставичена. – Күбесенең шуның кадәр күләмдә алыш-биреш ясар өчен керемнәре юк. Алар күчемсез милекне теркәр өчен паспортларын тәкъдим итәләр. Мондый хезмәт гадәттә 150 мең сум тирәсе тора. Ә фатир соңыннан яңа хуҗасына шактый табыш китерә”. Алданучы корбаннарның статуслары да күтәрелгән. Рейдерлар белән көрәшүчеләр арасында элеккеге совет илчесе кызы, СССР министры урынбасары кызы да бар. Бигрәк тә өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләр фаҗигагә еш эләгә. Мондый очракларда хәтта элеккеге түрә дәрәҗәсе дә ярдәм итми. “Күчемсез милек кыйммәт булган урыннарда эш йөртүче аферистлар да арта. Миңа башкаладан, Мәскәү, Калуга өлкәләреннән, Красноярск, Омск шәһәрләреннән зыян күргән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, – дип күрсәтә әлеге бәланең географиясен Мәскәү шәһәре депутаты Николай Зубрилин. – Махинацияләрнең рәсми исәбен алып баручы юк. Минем мәгълүматлар буенча гына да, 1991 елдан алып Мәскәүдә 10 меңнән артык гаилә тораксыз калган”. Пенсионерлар бирешми Башкаладагы бер төркем мошенниклар бөтенләй уяулыкларын югалтып, берчакны отставкадагы милиция полковнигы фатирына кызыкканнар. Милиция ветераны Владимир Федорович Тихомолов фатирын саклап калудан тыш, әлеге төркемгә каршы җинаять эше кузгатуга ирешкән. “Әлеге бандадан алданучы берничә мәскәүлене интернет аша эзләп таптым, – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша ветеран. – 2016 елда без Мәскәү Эчке эшләр министрлыгының ул чактагы җитәкчесе Анатолий Якунин янына бардык. Һәм ул әлеге риэлторларны тикшерергә боерык бирде”. 2018 елның декабрендә суд риэлторларны озак срокларга ирекләреннән мәхрүм иткән. “Алдаучы рейдерларны җиңү эшләре әлегә аз. Әмма алар бар. Һәм андый мисаллар алданган кешеләргә үз хокуклары өчен көрәшер өчен өмет уята”, – дип бәяли ОКЗКРның икенче комиссары Сергей Лобанов. – Кырымда дүрт гаиләгә фатирлары кайтарылды. Узган елның сентябрь аенда Краснодар краенда күчемсез милекне кредит схемасы белән алдап алган караклар СИЗОда утыра”. Тыюлар ярдәм итәрме? Киләчәктә микрофинанс оешмаларына торакны залогка куеп заемнар бирүне тыярга мөмкиннәр. Апрель аенда моны Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина тәкъдим иткән иде. Ә “инвесторларны” авызлыклар өчен, Үзәк Банк рәисе фикеренчә, легаль булмаган кредитлаулаучыларга җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк. Шулай ук сатылырга мөмкин булган торак бинаның гомуми милек өлешенең күләмен чикләү мәсьәләсе турында да сүзләр йөри. Хәзер чит кешенең фатирында хуҗа булыр өчен шуннан 1 кв метр мәйдан сатып алу да җитә. Бер ел элек Дәүләт Думасы мини-өлешләр белән алыш-биреш килешүләрен тыючы закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Тик болар торакны басып алуларны туктата алачакмы? “Өченче затларга фатирны өлешләп сатуны тулысынча тыярга кирәк, – дип саный депутат Зубрилин. – Алайса рейдерлар законны читләтеп алдау юлларын барыбер табачаклар”. Җәзаларны катгыйландыру гына рибачыларны юкка чыгармаячак. Рәсми рәвештә кредит ала алмаучылар барыбер алар янына барачак. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим итүче дә булачак.
Читайте нас: