Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 18:50

Дүртөйле районында көтүчене яшен сугып үтергән

Бичараның үзе белән бергә аты да җан биргән.

Бичараның үзе белән бергә аты да җан биргән.
15 июльдә 18.45 сәгатьтә Казы-Җилдәк авылы янында көтүченең һәм атның үле гәүдәләре табылган. Үлем яшен сугу нәтиҗәсендә булган, дип фаразлыйлар.
Дүртөйле районының Байгилде, Казы-Җилдәк, Турбәк, Җилдәк, Сабанай, Баргат, Бәдрәк авылларында һава торышы начарлану сәбәпле электроэнергия сүнгән. Әле тиешле тергезү эшләре бара.
Коткаручылар хәвефсезлек чараларын искә төшерә:
Яшен вакытында телефонны сүндерегез, кулчатыр кулланмагыз;
Ялгыз агач янында яшеренмәгез. Статистика буенча, аеруча имән, нарат, тополь куркыныч;
Яшеренер урын булмаса, җиргә ятарга яисә коры чокырга, траншеяга утырырга кирәк. Гәүдә җирнең мөмкин кадәр аз мәйданына тисен;
Яшен вакытында су кермәгез, велосипедта йөрмәгез;
Биектә булсагыз, аска төшегез;
Машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне ябыгыз, радионы сүндерегез;
Велосипед һәм мотоцикл яшен вакытында куркыныч тудыра. Аларны җиргә яткырып, 30 метр читкә китеп торырга кирәк.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: