Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 июль 2019, 20:00

Балаларны фотога төшүрәдә ГОСТ кертеләчәк

2020 елның гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйларга фотосессия үткәрүне җайга сала торган ГОСТ барлыкка киләчәк

Балаларны фотога төшүрәдә ГОСТ кертеләчәк 2020 елның гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйларга фотосессия үткәрүне җайга сала торган ГОСТ барлыкка киләчәк. Әлеге стандарт махсус студиядә, өйдә, паркларда һәм башка урыннарда сабыйларга үткәрелүче фотосессияләргә кагыла. Шулай ук искәртелгәнчә, ГОСТ бала туган вакытта уздырыла торган фотосессияне үз эченә алмый. ГОСТ текстында әйтелгәнчә, 28 көннән артмаган сабыйларны яңа туган бала дип санарга мөмкин, дип яза Татар-информ. Мондый сабыйлар өчен фотосессиягә бары тик аларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре генә заказ бирә ала. «Шул ук вакытта, алар баланы фотога төшерү һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалык бирергә тиеш», - диелә хәбәрдә.
Читайте нас: