Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 июль 2019, 16:37

Рөстәм Нәбиевка поликлиникага кермәскәмени инде?

Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Инстаграмына видео урнаштырган иде.

Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Инстаграмына видео урнаштырган иде.
Анда ул Уфаның Аврора урамындагы поликлиникага кермәкче була. Пандус буенча керә алмый һәм аңа үзаллы күтәрелергә, өстәвенә инвалид креслосын тартып менәргә туры килә.
Бу хәл сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин күз уңыннан үтмәгән.
— Инвалидлар өчен уңайлы мохит мәсьәләсе мөмкинлекләре чикле кешеләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алмый төзелгән биналар белән безгә мирас булып калды. Бөтен дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда берьюлы пандуслар һәм лифтлар эшләү мөмкин түгел, — дип язган ул социаль челтәрләрдә. — Ләкин мохит бөтен кеше өчен дә ачык булырга тиеш! Бу гадел шелтә. Безнең бурыч — булган мөмкинлекләрне файдаланып, проблеманы хәл итү.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: