Елга-күлләрдәге һәлакәтләргә нәрсә сәбәпче?
Җәйнең эссе көннәрен озак көттек. Ниһаять, иң матур, тансык көннәр башланды. Мондый шартларда су керергә теләүчеләр күбәйде, билгеле. Эсседән кондиционер, төрле өрдергечләр ярдәмендә котылырга маташкан шәһәр халкы да, авыл кешеләре дә эштән соң елга-күл ярларына ашыга. Әмма шунысы кызганыч: тәнгә сихәт алырга дип килгән кай-берәүләр су буенда үз үлемен тапты.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерүенчә, үлем очраклары су керү өчен махсус җиһазланмаган урыннарда ешрак күзәтелә, исерек килеш суга керүчеләр, су буенда караучысыз калдырылган балалар ешрак батып үлә.
— Кызганычка каршы, су керү сезоны башлангач та Бөрҗән районында Агыйдел елгасында 7 яшьлек малай батып үлде, — диде ул. — Июнь аенда бер атнада 11 кеше батып үлгән чор булды.
Кеше гомерләре су керүгә яраклаштырылмаган урыннарда өзелә. Профилактика рейдлары нәтиҗәсе күрсәтүенчә, халыкның күпчелеге махсус оештырылган комлыкларда түгел, ә үзләре сайлаган урында ял итәргә ярата. Шул ук вакытта, Башкортстанда су коену һәм кызыну өчен махсуслашкан 75 пляж бар. Анда коткаручылар командасы кизү тора. Алар быел 17 кешене коткарган.
Су буена балык каптырырга килүчеләр арасында да батып үлүчеләр бар. 7 июньдә Иглин районының Кудеевка авылы янындагы карьерда ир кешенең үле гәүдәсе табылган. 8 июньдә Илеш районының Груздевка авылы янында балык тотканда 3 ир утырган көймә әйләнеп киткән. Аларның икесе коткарылган, ә берсе батып үлгән. 9 июньдә Уфа районындагы күлдә балык тотканда 9 яшьлек малайның кармагы электр үткәргеч тимерчыбыкка эләккән һәм аны ток сугып үтергән.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, иң күп батып үлүче-ләр Агыйдел елгасында — һәр алтынчы батучы шунда җан бирә. Гомумән, аларның 55 проценты — елгаларда, калганнары күл, буа, карьерларда бата. Һәм 90 проценты — ирләр. Узган елда республикада 78 ир кеше, 2 хатын-кыз һәм 6 бала батып үлгән.
Суда үлемен табучыларның 80 проценты исерек булган. Транспорт чараларының суга килеп төшүе аркасында да кешеләр үлә. Былтыр Краснокама районындагы Сауз күлендә 3 кешелек гаилә утырган автомобиль батты, кешеләрне коткарып булмады. Дүртөйле районында 10 яшьлек малай моторлы көймәдән төшеп кала һәм винтка башы бәрелә.
Бу хәлләргә юл куймау максатында республикада коткаручылар хезмәте эшли. Алар көн саен рейдка чыга, рөхсәтсез урыннарда су керүне тыя, моның өчен вакытлыча постлар куела. Профессиональ коткаручылар белән беррәттән, бу эшкә ирекмәннәр, шул исәптән, Бөтенрусия суда коткаручылар җәмгыяте әгъзалары да җәлеп ителә. Аеруча куркыныч тудыручы урыннарда халыкка аңлату эшләре алып барыла, манекеннарда суда батучыларны коткару алымнары күрсәтелә. Исереп суга керүчеләргә штраф салу юлы белән дә көрәш алып барыла, аның күләме — 3-5 мең сум.
Коткаручылар фикеренчә, текә яисә агачлы ярлар буенда су керергә ярамый. Шулай ук, күп ашаганнан, яки спиртлы эчемлекләр белән сыйланганнан соң суга керү, узып баручы елга транспортына якын килү, билгесез урында чуму катгый тыела.
Сулыклар янына барганда таныш, һичьюгы, башкалар су кер-гән урыннарны сайларга кирәк. Шуны истән чыгармыйк: тәнгә — дәва, җанга сихәт бирүче су, кагыйдәләрне сакламаган очракта, әҗәлгә сәбәпче дә була ала.