Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 июль 2019, 13:05

Колорадо кондызы

Һәр буынның үз дошманы була.

Һәр буынның үз дошманы була. Революция чорында яшәгәннәрнеке — сыйнфый дошман, байлар, буржуйлар. Аннан соң кызыллар-аклар дошманлыгы башлана. Акларны бетергәч, бөтен халык дәррәү кубарылып халык дошманнары белән көрәшә башлый. Халык дошманнарыннан котылдык кына дип шатланып биеп ятканда, Германия фашистлары һөҗүм итә. Дүрт ел буе барган бу сугыш кырык елга җитәрлек дошман калдыра. Торгынлык елларында Америка, дөнья капитализмы һәм ваграк дошманнар — спекулянтлар, самогончылар, әрәмтамаклар, тагын әллә нинди ят элементлар белән көрәшеп гомер үтте. Һәм аларны тәмам җиңеп бетердек кенә дигәндә, әллә ничә елга җитәрлек өр-яңа дошман пәйда булды — колорадо кондызы.
Бу хактагы беренче хәбәрләрне мин әле дә хәтерлим. Кечкенә идем әле. “Шундый-шундый бәрәңге корты чыккан икән”, — дигән хәбәрне ишеткәч, дәү әни белән бакчага чыгып, кызыл-сары төстәге төрткеле кондызлар җыеп йөргән идек. Тик алар колорадо кондызы булып чыкмады, тәти кош булып чыкты. Колорадо кондызы киләсе елны гына үзен күрсәтте. Аны банкага салып тозлап та карадык. Кәрәчингә салып яндырдык та. Колорадо кондызы төшсә, хәтта идәнне дә сабынлап сөртеп алдык. “Бик зарарлы, берничек тә үтереп булмый. Болай гына сытсаң, тагын да күбәя икән”, — дип сөйлиләр иде шул. Бераздан күнектек. Чебен сыманрак гади бер нәрсәгә әйләнеп калды. Ялгыш ипигә кунса да чиртеп кенә төшердек тә ипи ашауны дәвам иттек.
Ә аның популярлыгын әйт әле! Беркайда да һәйкәл куелмаган, радио-телевидениедан да бик чыгыш ясамый, гәзит-журналларның беренче битләрендә дә сан саен чыгармыйлар. Бернинди илнең, яки республиканың да “халык”, я “атказанган” дип башланган исемнәрен алмаган, бернинди премиясе дә юк. Ләкин популяр. Бүгенге яшьләрнең күбесе хәтта Ленинның да кем икәнен белми. Ә колорадо кондызын белә. Габдулла Тукай премиясе лауреатларын гына түгел, хәтта Тукайның үзенең дә кем икәнен белмәүчеләр бар. Ә колорадо кондызын беләләр. Хәтта президент­ларның да абруе вакытлыча гына. Тәхеттә утырганда кадерләре бар, ә урыннарыннан төшкәч, беркем хәтер­ләми. Кем белә бүген Горбачевны, мәсәлән? Белмиләр дә, кирәкми дә. Хәтта бүгенге хакимият вәкилләре дә аны киштәдәге иске китап тузаны белән чагыштыра. Ә колорадо кондызын беләләр. Аны берни белән дә чагыштырып кимсетүче юк. Тәхеткә кунса да, базда ятса да, бәрәңге бакчасында кыштырдап йөрсә дә ул һәрвакыт — колорадо кондызы. Киләчәк буыннарга болай дип васыять әйтеп калдырырлык бар: әгәр популяр булырга теләсәгез, кеше булып түгел, ә колорадо кондызы булып туыгыз.
Ләкин популяр булса да ул — дошман. Ә дошманны үтерәләр. Бөек Ватан сугышы елларында: “Үтер, улым, фашистны!” — дип шигырь язучылар бул­ган. Бүген алай дип язмыйлар, әмма колорадо кондызын үтерергә кушалар. Һәм үтерәләр дә. Аны юк итү өчен нинди генә агулар уйлап табылмый, агу сиптерү өчен нинди генә җайланмалар юк. Нинди генә галимнәр баш ватмый, нинди генә завод-фабрикалар нинди генә препаратлар җитештерми. Аны нинди генә бәяләргә сатмыйлар. Ә теге колорадо кондызы һаман бетми.
Бер карасаң, шулай яхшырак та бугай. Вәт, менә күз алдына китереп карагыз — бүген колорадо кондызы юкка чыкты, ди. Теге кибет киштәләрендә өелеп торган агуларның берсен дә алучы юк. Агу сиптерү җайланмаларына да якын бармыйлар. Кибеткә бернинди табыш килми. Завод-фабрикаларга андый нәрсәләр җитештерү кирәкми, алар туктала. Күпме кеше эшсез кала. Күпме кеше табышсыз кала! Күз алдына китерү дә куркыныч. Менә бит ул ничек! Кечкенә бер колорадо кондызы әллә күпме кешене туйдыра. Илнең икътисадын алга җибәрә.
Тик ул барыбер — дошман. “Карале, син бит әллә күпме кешене эш белән тәэмин итәсең, әллә күпме адәмне баетасың...” — диюче юк. Дошман — и баста! Ә дошманны үтерәләр...
Без дә аны үтерергә күнектек. Бакчага чыгып агу сиптерәбез. Ихата тирәсендә күрсәк, тапап үтәбез. Кайда күрсәк тә коткармыйбыз. Юк итәбез. Шулай канга сеңгән.
Әле менә подъезд алдындагы шәһәр эскәмиясе буйлап кайдадыр китеп бара. Сәер булып калды. Ну, авыл корты ич инде ул. Монда каян килеп чыккандыр. Берәрсенең дачасыннанмы, авылыннанмы ияреп кайткан... Кем белсен... Кызганыч булып китте. Ну, үз авылында, үзенең бәрәңге бакчасында хәләл ризыгын ашап, саф һава сулап рәхәтләнеп яшисе урында. Кем көтеп тора инде аны бу шәһәрдә. Кемгә тансык ул?
Хәер... Кемне кем көтеп тора? Әллә авылдан килгәндә безне берәрсе көтә идеме? Без кемгә тансык идек?
Кечкенәдән канга сеңгән булса да, үтермәдем. Бер-беребезгә карашып бераз тордык та, ул үз юлы белән китте, мин — үз юлым белән. Мине күргәч, ул ниләр уйлады икән… Белмим... Ә үземдә... Авылдашны очраткан сыманрак бер тойгы калды.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: