Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июль 2019, 15:53

Башкортстанда иң матур авыл билгеләнәчәк

Республикада «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсына старт бирелде. Аны «БР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе оештыра.

Республикада «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсына старт бирелде. Аны «БР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе оештыра.
Конкурсны үткәрүнең максаты – Башкортстан Республикасы торак пунктларында урындагы үзидарәне үстерү, халыкны үз биләмәләрендә урындагы билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын активлаштыру, авыл җирендә яшәү шартларын яхшырту һәм абруен күтәрү, туган төягеңә, авылыңа карата сөю уяту, авылда яшәү рәвешен популярлаштыру, иҗади гражданлык активлыгын һәм башлангычларны үстерү һәм аларга булышлык итү.
Бәйгедә халык саны 5000 кешегә җиткән Башкортстан авыллары катнаша ала. Алар җыелышта конкурста катнашабыз дигән карар чыгарырга тиеш, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме булуы шарт.
Быел конкурс өч этапта үтәчәк. Беренчесендә 1 августтан 15 августка кадәр гаризалар кабул ителәчәк. Алар расланган положение буенча бәһаланачак.
Гариза белән бергә түбәндәгеләр таләп ителә:
— авыл тарихы (легендасы);
— конкурс буенча положениедән тулысынча тутырылган критерийлар таблицасы;
— төзекләндерү буенча эшләрнең кыскача сүрәтләмәсе;
— авыл халкының биләмәгә ия булу һәм аны төзекләндерүгә салган өлеше формасы;
— авылның һәм аның тирә-ягының фотосүрәтләре.
Икенче этап 2019 елның 1-20 сентябрендә узачак. Анда Башкортстан юлдаш телевидениесе эфирында финалчылар турында видеоязма күрсәтелеп, тамашачыларның тавыш бирүе оештырылачак. Алынган нәтиҗә һәм беренче этап йомгалары белән конкурс комиссиясе биш авылны билгеләячәк.
Өченче этапта иң күп йомгак бәһасын алучылар арасыннан җиңүчеләр ачыклачанак.
Конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак. I урын яулаган авылда «Башкортстан Республикасының иң матур авылы — 2019» язулы стела куелачак.
Ярышта катнашу өчен «Башкортстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең башкарма аппаратына гариза бирергә кирәк. Адресы: Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46, 221нче каб. Сораулар белән (347) 280-85-09, (347) 280-81-82. телефоннарына шылтыратырга.
«Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсы буенча положение ассоциация сайтына куелган. Шунда ук гариза формасы һәм бәһалау буенча критерийлар бирелгән.
http://www.bashinform.ru/news/1332726-v-bashkirii-opredelyat-samoe-krasivoe-selo/
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас: