Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июль 2019, 12:20

Хөкүмәт оперативкасын хәзер "Вконтакте"да да карап булачак

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә узган атналык Башкортстан Хөкүмәте оператив киңәшмәсенең туры эфирын 22 июльдән "Вконтакте" социаль челтәрендә хакимият битендә карап булачак.

"Башкортстан Хөкүмәтенең YouTube-каналында да трансляция булачак. Ул һәрвакыттагыча иртәнге 10да башланачак, — дип аныкладылар республика Башлыгы Хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы буларак эшли башлагач та Министрлар Кабинетының оператив киңәшмәләре барышын шәхсән үзе контрольдә тота. Еш кына әлеге утырышларда кадрлар карарлары да кабул ителә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: