Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июль 2019, 20:00

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр бар

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр: күптән түгел аларның бюджетына йогынты ясый торган яңа законнар гамәлгә керде.

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр бар Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр: күптән түгел аларның бюджетына йогынты ясый торган яңа законнар гамәлгә керде. «Путин түләүләре» Быелның 12 маеннан беренче һәм икенче бала алып кайтучыларга пособиеләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрде. Халык аны “Путин түләүләре” дип атый. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалары булган гаиләләргә карый. Пособие узган елдан бирле түләнеп килә һәм ул төбәктә билгеләнгән бала өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Төбәкләргә карап суммасы да аерыла, ә ил буенча уртача алсаң, бу аена ун мең сум тирәсе. Әгәр элек пособие өчен гаризаны даими теркәлү урыны буенча гына тапшырырга кирәк булса, хәзер вакытлыча яшәү урынына да бирергә рөхсәт ителде. Бу пособие җан башына уртача керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга кимрәк булган гаиләләргә генә карый. Пособиене яңача түләү кайбер гаиләләр өчен отышлы булачак. Мәсәлән, гаилә Буа районында теркәлгән ди, ә үзләре Мәскәүдә яшәп эшлиләр. Мәскәү күрсәткечләре буенча гаиләнең кереме яшәү минимумыннан азрак, ә Буаныкы исә киресенчә – күбрәк килеп чыгачак. Элек исә алар гаризаны бары тик Буада гына бирә алалар иде. Хәзер вәзгыять үзгәрде. – Гаилә тиешле пособиене вакытлыча теркәлгән төбәктә алачак, – дип аңлата Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Андрей Исаев. Тик түләүне ике җирдән дә алырга ярамый. Алынган пособиеләр Русия буенча теркәлеп барылачак. Әгәр дә ике урынга гариза язучы тотылса, аерманы кире кайтартачаклар. Ипотекага 450 мең 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган өченче һәм аннан соңгы балалар өчен (шул исәптән уллыкка алынган балаларны да кертеп) ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча биреләчәк. Ипотекага түләүдә ана капиталын да тотарга мөмкин (2019 елда ул 453.026 сум). Шартлары: бу программада баланың ата-анасы гына катнаша ала һәм шул ук вакытта алар Русия гражданнары булырга тиеш. Ипотекага түләү бары тик Русия банкында яки “ДОМ РФ” АҖ генә рәсмиләштерелә. Бу яңалыкны хәл ителгән дип санарга мөмкин. Әмма 16 майда Думада әлеге закон проектының укылышы кичектерелде. – Бу мәсьәләнең закон кабул итмичә генә, хөкүмәт карары нигезендә генә җайга салынуы да ихтимал, – дип аңлатты Андрей Исаев. Салымнар буенча ташламалар Күп балалы гаиләләргә (керемнәренә карамыйча) салым ташламалары да гамәлгә керде. Алар 6 сутый мәйдандагы җир салымыннан тулысынча азат ителде. Моңа кадәр күп балалы гаиләләр фатирның 20 кв метрына, йортның 50 кв метрына салым түләмиләр иде. Хәзер өч һәм аннан да күп балалы гаиләләрне тагын 15 кв метр (җәмгысе 35 кв метр) торак мәйданына салым түләүдән азат иттеләр.
Читайте нас: