Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июль 2019, 21:15

Төкәй-Тамак авылы бәйрәмгә җыйды һәммәсен

Районыбызның матур табигатьле почмагында урнашкан Төкәй-Тамак авылында шаулап-гөрләп, «Сагындым авылымны» дип исемләнгән авылдашлар белән очрашу бәйрәме узды.

Районыбызның матур табигатьле почмагында урнашкан Төкәй-Тамак авылында шаулап-гөрләп, «Сагындым авылымны» дип исемләнгән авылдашлар белән очрашу бәйрәме узды. Сагыну хисе, еракта һәм биредә яшәүчеләрне бер урынга - авыл түренә җыйды. Шәһәрләрдә яшәсәк тә, без гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары. Еллар артыннан еллар өстәлә барган саен, бу тормышның иң асыл мизгелләре балачак белән бәйле икәнлеген ныграк аңлый барабыз. Безгә гомер бүләк иткән әти-ниләребезне, әби-бабаларыбызны сагынабыз, юксынабыз. Һәрберебез күңеленнән генә булса да авылыбызның капкасын сак кына ачып, хәтерендә мәңгелеккә сеңеп калган балачак урамына аяк баса. Әлеге бәйрәмдә дә күңелле балачакны, яшьлек елларыбызны искә алып, төягебез тарихына кагылып үттек. Чара барышында авылыбызның иң өлкән кешеләре Зиһидә Гыйздуллинаны, Әскать Мәхмүтовны һәм иң кечкенә сабый (сигез айлык) Рияна Фәрхетдинованы котладык. Аларның барсы да безнең өчен зур горурлык, димәк авыл яши әле. Өлкән яшьтән алып балаларга кадәр төрле милли уеннарда актив катнашты. Дәртле биюләр, моңлы җырлар һәркем күңеленә хуш килде. Авылдашыбыз, җырчы Азамат Гайнанов һәм иҗатташ дуслары – ТРның Яр Чаллы шәһәре артистлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Авылыбыз кечкенә булуга карамастан, бу бәйрәм авылдашларыбызның, якташларыбызның теләге һәм акчалата ярдәме белән өченче тапкыр үткәрелде. Әйе, күрешеп, очрашу үзе бер гомер бит. Бәйрәмнән һәркемнең күңеле булып, китте. Чараны оештыруга ярдәм иткән барлык авылдашларга, якташларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Язмамны авылым табигатенә сокланып, багышлап язган шигырь белән тәмамлыйсы килә:
Авылымның урман-кырларына,
Исемнәрне кемнәр кушкандыр...
Ис китмәле матур табигате,
Каршы ала җәеп кочагын.
Басу читләп Олы кулга киттем,
Барып чыктым яңа басуга.
Мулла болынында көтү йөри,
Тәмле тауга кемдер ашыга.
Кыска кулга мендем мәтрүшкәгә,
Сай чокырда пиннек бәйләдем.
Бөркет кулы, Ишмән урманнарын,
Йөреп кайтыйк тагын, әйдә әле!
Чия тауларының чишмәләрен,
Алып китә елга агышы.
Фәйрүз тавындагы аланлыкта,
Ишетелә чалгы тавышы.
Читайте нас: