Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 июль 2019, 20:00

Чын җәйне кайчан көтәргә?

"Җәе - җәй, кышы кыш төсле түгел" дигән сүзләрне соңгы 5 елда еш ишетергә туры килә.

Чын җәйне кайчан көтәргә? "Җәе - җәй, кышы кыш төсле түгел" дигән сүзләрне соңгы 5 елда еш ишетергә туры килә. Ике көннән ике көнгә үзгәреп торган һава торышы турында тагы нәрсә дип әйтеп була инде? Быел җәй салкын, яңгырлы һәм җилләс килде, ә теге елгы +35 градусларны хәтерлисезме? Сагындырамы? Кыш көне салкыннар булмаса, җәен эссе көннәрне көтмәгез, ди синоптиклар. Нинди җәй инде ул суда коенмагач, комда кызынып ятмагач? 2010 елдагы +40 градуслар сагындыра.... Күпләр: "Кайчан килер икән инде эссе җәй?" ди. "Быел җәй эссе булмаячак, +35 градусларны көтмәгез. Ләкин, шулай да, һава торышы яхшырачак. Июльнең икенче яртысында көндез 27-30, төнлә 19-20 градуслар көтелә", дип ТР Гидроиетеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көннәрнең көйсезләнүенең файдасы да бар. Салкын һава торышы суга батучыларның санын киметергә булышкан. Быел респуб ликада корбаннарның саны өчтән бер өлешкә кимрәк. Алты айда республикада 20 кеше суга баткан, узган ел белән чагыштырганда, бу сан 33 процентка кимрәк. Халык, комлыкка бару өчен, көннәрнең җылытуын көтә. Казан федераль университе тының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына таянып, 17 июль гә кадәр көндез җылылык уртача – 20, төнлә 13-14 градус булыр дип фаразлый. Белгеч фикеренчә, июль аена бер дә килешә торган температура түгел бу. Явым-төшемнәр дә күзәтелә. Чын җәй исә июль ахырында гына булачак. Безгә исә көтәсе генә кала. Фото: pixabay.com
Читайте нас: