Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 июль 2019, 20:28

Киләчәктә дә сынатмас

Районыбызның яшьләре ата-бабаларыбыз эстафетасын уңышлы дәвам итеп, Русия Кораллы Көчләре сафында илебез иминлеген уяу саклый. Югары Яркәй авылы егете Радмир Әюпов шушы көннәрдә хезмәтен тутырып, туган йортына исән-имин әйләнеп кайтты.

Районыбызның яшьләре ата-бабаларыбыз эстафетасын уңышлы дәвам итеп, Русия Кораллы Көчләре сафында илебез иминлеген уяу саклый. Югары Яркәй авылы егете Радмир Әюпов шушы көннәрдә хезмәтен тутырып, туган йортына исән-имин әйләнеп кайтты. Аның үзе белән командованиедан җибәрелгән Рәхмәт хаты да бар. «Хөрмәтле Дәрия Гайфулла кызы! Сезнең улыгыз үзен гадел, тәртипле яугир итеп танытты, хәрби корал белән оста куллана, подразделениенең җәмәгать тормышында актив катнашты. Үрнәкле, кыю хезмәте белән командирларның һәм иптәшләренең хөрмәтен, авторитетын яулады. Улыгыз хезмәт иткән часть командованиесе сезгә лаеклы, ышанычлы солдат тәрбияләнегез өчен рәхмәт белдерә. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән лаеклы горурлана аласыз. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен, гаилә бәхете, сәламәтлек телим», - диелә анда. Бу юлларны укыгач, ана кешенең нинди шатлык кичерүен күзаллау кыен түгел. Әйе яхшылыкка өйрәтеп үстергән улы йөзенә тап төшерми.
Радмир Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпне «5» һәм «4» билгеләренә генә тәмамлый һәм Нефтекама нефть техникумына укырга керә. Биредә дә яхшы билгеләргә өлгәшкәне һәм уку йорты тормышында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, фотосы Почет тактасыннан төшми. Кулына һөнәре буенча диплом алгач, үз теләге белән армия сафларына юллана. Тырыш егет Ленинград өлкәсе, Всеволожск районы, Бугры поселогында хезмәт итә.
Радмир кебек егетләрнең күберәк булуын телибез. Ул киләчәктә дә сынатмас, әнисе, апасы Радмир белән һәрвакыт горурланып яшәр, дип ышанабыз.
Читайте нас: