Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 июль 2019, 18:50

“Минем үләсем килми!”

Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев “Я не хотела умирать” флешмобына карата үз фикерен белдерде

Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев “Я не хотела умирать” флешмобына карата үз фикерен белдерде. Флешмобта катнашучылар – кайчан да булса гаиләдә җәберсетелүгә дучар булган хатын-кызлар. Алар гаиләдәге көч куллануларга билгеләнгән җәзаны катгыйлатуны таләп итә. Толкачёв фикеренчә, флешмоб - барлык парламентарийлар өчен дә кисәтү.
- Әмма бу сорауны җентекләп өйрәнергә һәм проблеманың законнар камил булмавындамы яисә аның башкаруындамы икәнен ачыкларга кирәк, - ди ул. - Штрафлар санын арттыру мәгънәсез – алар гаепләнүчеләрнең генә түгел, гаиләләре кесәләренә дә суга.
Константин Толкачёв фикеренчә, законнарга корректировка ясауны җәберсетүләр өчен булган җәза структурасы үзе таләп итә.
Ләкин... ел саен гаиләләрдә көч куллану белән бәйле Уфада гына 8 меңнән артык протокол төзелә. Мәсәлән, күптән түгел генә бер ирнең якынлык кылудан баш тартканы өчен хатынын үтерүе билгеле булды.
чыганак: башинформ
Читайте нас: