Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль 2019, 19:00

Кайсы районнар субсидия алыр?

“Мәдәният” милли проектына караган “Мәдәни тормыш” төбәк проекты кысаларында 2019 елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләренә республика бюджетыннан 11 млн. 250 мең сум күләмендә субсидия бүленә.

“Мәдәният” милли проектына караган “Мәдәни тормыш” төбәк проекты кысаларында 2019 елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләренә республика бюджетыннан 11 млн. 250 мең сум күләмендә субсидия бүленә. Бу акчага балалар сәнгать мәктәпләре өчен уен кораллары, кирәкле корылмалар һәм материаллар алыначак. Бу хактагы боерыкнамәне Радий Хәбиров имзалады.
Субсидия алучылар исемлегендә Әлшәй, Архангель, Балтач, Борай, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Учалы, Хәйбулла районнары, Агыйдел, Нефтекама, Сибай шәһәрләре бар.
2013 елдан алып безнең төбәктә бу максатта ел саен бюджеттан 12 млн.га якын акча бүленеп килде. Сәнгать мәктәпләрен җиһазлау дигәндә шулай ук сынлы сәнгать өчен кирәкле мольберт, керамика яндыру мичләре кебек корылмалар да алыначак. Әлеге финанслау махсуслаштырылган уку йортларына кыйммәтле корылмалар алырга һәм белем бирү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Барлыгы Башкортстанда 117 сәнгать мәктәбе исәпләнә. 2020, 2022 һәм 2024 елларда милли проект кысаларында аларны уен кораллары белән тәэмин итү өчен Башкортстан 76 млн сум акча алачак (гомум сумма 230,46 млн сум).
чыгынак: futurerussia.gov.ru
Читайте нас: