Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль 2019, 18:00

Содат кайтты туган ягына

Лаяшты авылында яшәүче Газетдиновлар гаиләсенә уллары Шамил хезмәт иткән хәрби частьтән сөенечле хат килде.

Ата-аналар баласына яхшы тәрбия биреп үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарып, аның игелеген күрергә, шатлыкларына куанып яшәргә тырыша. Ә инде армия сафларына озаткан улларыннан яхшы хәбәр алу - үзе бер зур куаныч һәм горурлык.
Лаяшты авылында яшәүче Газетдиновлар гаиләсенә дә шундый сөенечле хат килде. Анда Шамил Ринат улын яхшы яктан билгеләп, әти-әнисе адресына юлланган шундый сүзләр бар: “Улыгыз Ватаныбызны саклау буенча хәрби бурычын намуслы үти, күнекмәләрне тырышып үзләштерә. Шамил үрнәкле хезмәте һәм фидакарьлеге белән командирларының һәм иптәшләренең ихтирамын яулады. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Шунлый ышанычлы ил сакчысы үстергәнегез һәм тәрбияләгәнегез өчен ихлас рәхмәт белдерәбез».
Әйе, бу сүзләрнең дөреслегенә ышанмау мөмкин түгел, чөнки ул кечкенәдән үк тырыш, уңган булып үсә. Ишкар урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Нефтекама машиналар төзү колледжында дәвам итә. Биредә җәмәгать тормышында актив катнаша, тырышып укый, йөгерү буенча ярышларда призлы урыннар яулый. Армия хезмәтендә тырышлык, инициатива күрсәткәне, хәрби дисциплинаны үтәгәне өчен Грамотага лаек була.
Күптән түгел райондашыбыз Хабаровск өлкәсе Бикин шәһәрендә мотострелоклар хәрби частендә хезмәт итеп, озак еллар Ишкар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы булган әнисен, Пермь якларында вахат ысулы белән эшләүче әтисен, туганнарын, якыннарын сөендереп, туган йортына кайтты. Мондый егет киләчәктә дә сынатмас, дигән ышаныч белдереп, аңа уңышлар телибез.
Читайте нас: