Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 июль 2019, 23:00

Кем ул әти?

Тәрбия эшендә аның роле әнинекеннән һич кенә дә калышмый

Әти кеше кем ул? Икенче әни түгел. Әнине алыштыручы да була алмый, әлбәттә. Әти — әти инде ул.  Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес булачагын фаразларга мөмкин.
Бала горурлансын өчен...
Үзегез өчен ниндидер мөһим эш башкарасыз, ди. Әмма ничек кенә тырышсагыз да, нәрсәдер барып чыкмый. Якыннарыгыз сезне: “Юкка борчылма”, — дип юата. Шул чакта әти кеше сүз ала: “Тукта, нигә бик тиз бирешәсең әле? Тагын бер адым ясап кара. Син булдырачаксың!” — ди. Бала өчен әти кешенең үзенчәлеген менә шулайрак күзалларга була. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, балалар үз әтиләрендә уйлап эш итү, акыл, проблемаларны хәл итә алу һәм бөтен гаилә өчен җаваплылык кебек сыйфатларны югары бәяли. Чын ирләргә дә нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Әниләр — игелек, мәрхәмәт ияләре, көчле һәм кыю йөрәкле әтиләр теләсә кайсы вакытта ярдәмгә киләчәк һәм яклаячак. Һәрбер балага әтисен хөрмәт итү, аның белән горурлану мөһим.
Ул булмаса...
Малай кеше өчен әти кеше — үзен ирләрчә тоту  үрнәге. Малай үз әтисен якын күрергә, аның белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш.  Әгәр берәр төпле сәбәп аркасында болар юк икән, ул әнисе һәм гаиләдәге башка хатын-кызлар җырын көйли башлый. Әгәр әти кеше гаиләдә яшәмәсә,  ул чагында нәрсә эшләргә? Малайны чын ир-егет итеп үстереп буламы? Була. Моның ике юлы бар. Беренчесе: балага әтисе образын уйлап чыгарырга  һәм аның турында беркайчан да начар сөйләмәскә кирәк. Юк, ялганларга түгел, ә әти кешенең яхшы якларына басым ясарга, начарлары хакында әйтми  калырга. Икенчесе: малайны икенче бер якын ир-егет, мәсәлән, картәтисе белән ныграк аралаштырырга кирәк. Кыз балага әти тәрбиясе кирәкми,  дигән сүз түгел бу. Кызлар өчен дә әтиләр — ир-ат үрнәге булып тора.  Моннан тыш, ул — яклаучы, саклаучы да. Бәләкәйдән әтисе мактап үстергән кызларның үз-үзенә ышанычы зуррак була.
Бала үскән саен әти кеше дә “үзгәрә”. Бала нинди яшьтә булуга карап, әти кешенең вазыйфасы да төрлеләнә. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әтисенең аның белән күпме вакыт үткәрүе мөһим. Ул аның белән уйнасын, китап укысын, саф һавада йөрсен, ниндидер кирәкле эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә бердәмлек ничек кенә бәяләнсә дә, балалар әтиләре белән бергә-бер калып аралашуны, аның белән ниндидер уртак эш башкаруны да (мәсәлән, балыкка бару) телиләр.
Үсмер өчен әти аеруча кирәк. Бу чорда әти кешенең ныклы карашы, үз-үзенә ышанычы, ихтыяр көче һәм тәвәккәллеге кебек бик кирәкле сыйфатларга игътибар итә башлыйлар. Өлкән сыйныф укучылары өчен әти белән бергә вакыт үткәрү, җитди темаларга әңгәмәләр кору, фикер алышуга ихтыяҗ арта. Бу яшьтә дөньяга караш формалаша.  Ә бала өчен иң абруйлы зат — нәкъ менә әти кеше.  Бала олыгайган саен әти кешенең вазыйфа бурычлары да арта бара.
Тәрбия ысуллары:
Әти кешенең тәрбия ысулларын психолог­лар дүрт төргә бүлә:
Җитәкче. Мондый әти әмер бирә, сораштыра, җәза бирә, кичерә һәм күзәтчелек итә.
Остаз. Аңлата, сорый, киңәш бирә, фикер алыша.
Дус. Барысын да бала белән бер тигезлектә эшли. Бала белән шаяра, уйный һ.б.
Чит кеше. Бала тормышына бөтенләй катышмый. Бу вазыйфаны йә әнисенә йөкли, йә “бала үзен-үзе тәрбияләргә тиеш” дип саный.
Кайсы яхшырак?
“Җитәкче” ысулы бала кечкенә вакытта гына куллану өчен яраклы. Үсмер чакта ул конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин, чөнки аңа таләпләрнең нигезле икәнлеген дәлилләү мөһим. Урынсыз боерыкларга үсмер күңелендә табигый ризасызлык туа. “Дус” ысулы яхшымы? Чынлыкта, юк. Бала өчен әтисенең абруе бик мөһим. “Яшьтәш” итеп кабул ителгән әти балага тиешле тәрбия бирә алмый. Тик бала мондый “дус”ны шатланып кабул итә, чөнки әнисе барысын да рөхсәт итмәскә мөмкин бит. Бәлки иң уңайлы ысул “остаз”дыр. Ул әти кешенең бала тормышында турыдан-туры катнашуын, түземле аңлатуын, урынлы җәза бирүен, аерым уңышлары өчен бүләкләүне, килеп чыккан  мәсьәләләрне бергәләп хәл итүне күз уңында тота. Менә шундый җаваплы эш ул — әти булу.
Гөлия Гәрәева.
Кызыл Таң.
Читайте нас: