Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 20:00

"2 ел Хәниясез..."

27 июль күпләрнең кумиры, легендар Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китүенә ике ел булды.

"2 ел Хәниясез..." 27 июль күпләрнең кумиры, легендар Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китүенә ике ел булды. Быел 30нчы май көнне җырчыга нибары 59 яшь тулган булыр иде. Айдар Галимов аны искә алып, болай дип уртаклаша: “2017 елның 27 июле, гадәти бер көн. Көн кичкә авышып бара... Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым... Әзерләнеп йөрибез, көтмәгәндә телефон шалтырады, бер-бер артлы төрле яклардан смслар килә башлады, тагын шалтыратулар... Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге белән шулай таралуы, кызганычка каршы аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде... Иң авыры – үз-үзеңне кулга алып, халык алдына чыгып концертны башлау... Ничек, нинди сүзләр белән башлаганымны хәтерләмим, барысы да шул минутта йөрәктән чыккан сүзләр иде. Хәния хакына бер минут тынлык игълан иттек, һәм мин аңа багышлап “Кадерле җан” җырын башкардым. Гомеремдә иң авыр концертларның берсе шул булгандыр... Икенче көнне таң белән Хәния белән мәңгелеккә хушлашырга Тәтешлегә киттек. И узган гомер, инде 2 ел үтеп тә киткән... 2 ел Хәниясез... Сагынабыз Сине, бик юксынабыз, Дускаем...”
Читайте нас: