Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 21:00

Барый Алибасов улын 20 миллион сум акча белән качуда гаепли

Кече Барый әтисенең агулануы белән бәйле ажиотаж вакытында эшләгән 20 миллион сум акча белән юкка чыккан.

Кече Барый әтисенең агулануы белән бәйле ажиотаж вакытында эшләгән 20 миллион сум акча белән юкка чыккан. Бу хакта Барый Алибасов "Семь дней" журналына биргән интервьюсында белдергән.
"Минем хастаханәдә авыр хәлдә ятканымны фотога төшереп, улым акча эшләгән. Яшьләрнең һәрнәрсәдән акча эшлисе килә. Әтисе үлем түшәгендә, ә аның өчен бу - пиар", - дип сөйләгән продюсер.
Алибасов бу пиарда үзе бер тиен дә акча эшләмәгәнен әйткән. "Улым эшләде! 20 миллион! Син бу акчадан миңа коржик булса да алып бир, дим. Даруларга 100 сум булса да бир, дим. Ә ул тотты да юкка чыкты. Шуннан бирле аны күргән юк", - дигән ул.
Июль башында Барый Алибасов үз улын һәм "На-На" төркеме пиар-директоры Вадим Горжанкинны "авыру кешеләр" дип атаган иде. Алар агулану тирәсендә шау-шу куптарган, диде Алибасов.
Продюсер үзе дә, хастаханәдән чыккач, телеэфирларда актив катнашты. Шуңа күрә аның агулануына ышанмаучылар да булды. Июль уртасында Алибасов "Пусть говорят" тапшыруы эфирында дусты Лиананы кыйнады. Лиана, Алибасовның барлык борчылулары ул Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнгәч башланды, дигән иде.
Исегезгә төшерик: Барый Алибасов быел 4 июньдә сантехника торбалары чистарта торган "Крот" сыекчасын эчеп, каты агуланды. Ул җиде көн комада ятты. Бу хакта Интертат.ру хәбәр итә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: