Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 16:15

Үлем лагерен тарихтан сызып булмый

Русия президенты Владимир Путинны 2020 ел башында Аушвиц нацист концлагерен азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан Польшага истәлекле чараларда катнашырга чакыралар, дип хәбәр иткән радиоэфирда поляк лидеры Блажей Спыхальскийның матбугат сәркатибе.“Аушвиц музее тарафыннан оештырылачак чараларга президент Путин да чакырылачак, чөнки лагерьның совет гаскәрләре тарафыннан азат ителүе – инкарь итеп булмый торган тарихи факт.

Русия президенты Владимир Путинны 2020 ел башында Аушвиц нацист концлагерен азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан Польшага истәлекле чараларда катнашырга чакыралар, дип хәбәр иткән радиоэфирда поляк лидеры Блажей Спыхальскийның матбугат сәркатибе.
“Аушвиц музее тарафыннан оештырылачак чараларга президент Путин да чакырылачак, чөнки лагерьның совет гаскәрләре тарафыннан азат ителүе – инкарь итеп булмый торган тарихи факт. Монда безнең тарафтан хезмәттәшлек итәсе килү теләге дә бар”, - ди Спыхальский.
Польшаның Освенцим шәһәрендәге Аушвиц-Биркенау лагере озак вакыт иң зур нацист лагере саналган, шуңа да ул холокостның иң төп символларының берсенә әйләнгән. 1941-1945 елларда Аушвицта 1,4 миллион кеше һәлак булган, шуларның 1,1 миллионы – яһүдләр. Лагерьны Кызыл армия гаскәрләре 1945 елның 27 гыйнварында азат иткән. 1947 елда элекке нацист концлагере урынында музей оештырылган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: