Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 21:00

"Миллионер-кассир" балалары кайда булуы билгеле

Үзе эшләгән банктан 25 миллионга якын акча урлап тотылган Луиза Хәйруллинаның балалары әлеге вакытта шифаханәдә ял итәләр.

"Миллионер-кассир" балалары кайда булуы билгеле Үзе эшләгән банктан 25 миллионга якын акча урлап тотылган Луиза Хәйруллинаның балалары әлеге вакытта шифаханәдә ял итәләр. Кызларның хәлләре әйбәт, дип җиткерә республиканың балалар омбудсмены Милана Скоробогатова: - Алар педагоглар һәм психологлар күзәтүе астында. Әти-әниләренең нинди хәлдә икәнлекләрен аңлыйлар һәм моны белгечләр аларның яшенә карап, дөрес итеп аңлата беләләр. Сентябрьдә кызлар үзләре укыган мәктәпкә укырга барачак. Мәктәп директоры һәм сыйныф җитәкчеләре белән сөйләштек - барсы да ярдәм итәргә әзер. Укуда тырышлар, акыллылар, шуңа күрә аларга карата укытучылар да яхшы мөнәсәбәттә. Әгәр гәзит-журналлар, бигрәк тә Интернет челтәрендә юк-бардан сүз куертмасалар, кызларның психикасы бозылуыннан саклап калып булачак",- ди белгеч.
Читайте нас: