Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 июль 2019, 12:05

60 ел юынмаган кеше күргәнегез бармы?

Таныш булыгыз – Иранда яшәүче 80 яшьлек сукбай Аму Хаҗи һәм ул 60 елдан артык юынмаган.

Таныш булыгыз – Иранда яшәүче 80 яшьлек сукбай Аму Хаҗи һәм ул 60 елдан артык юынмаган. Бу хакта “Рамблер” хәбәр итә.
Бу карт сукбай Иранның Фарс провинциясендә Дежга авылы читендә яши.Аму Хаҗи бик гади-примитив тормыш рәвеше алып бара, ә аның төп хәзинәсе - металлдан ясалга тәмәке төрепкәсе. Ул аның белән тәмәке урынына тирес тарта... Ир гомеренең күп өлешен бер кузгалмыйча, хәрәкәтсез үткәрә: йоклый яки тыныч кына кояш астында җылынып утыра.
Аның ни өчен шундый тормыш белән яшәвен һәм ни өчен берничә дистә ел буе юынмавын беркем дә белми. Ул хайваннарның үләксәләрен учакта кыздырып ашый. Кайчагында аны авыл халыкы ашата икән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: