Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 август 2019, 18:20

Булачак әбисен үтергән

Хатынга 36 тапкыр пычак белән кадаган.

Хатынга 36 тапкыр пычак белән кадаган.
Саратов өлкәсендә 20 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше ачылган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, егет бергә яшәгән кызның әнисе фатирына килгән. Алар арасында низаг чыккан.
Күпмедер вакыттан соң егет кызып киткән, 42 яшьлек хатынны кыйнаган. Шуннан соң егет китәргә җыенган була, тик хатын аңа кимсетү сүзләре кычкырган. Егет, пычак алып, аңа 36 тапкыр кадаган, хатын шунда ук үлгән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: