Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 август 2019, 13:15

2,3 миллиард сум урлаган өчен – өч ел төрмә

“Коммерсантъ” хәбәр иткәнчә, “Европа металлургия сәнәгатен үстерү банкы” (“Евромет”) җәмгыяте идарәсенең элекке рәисе урынбасары Алексей Шаровка карата хөкем карары законлы көченә керде.

“Коммерсантъ” хәбәр иткәнчә, “Европа металлургия сәнәгатен үстерү банкы” (“Евромет”) җәмгыяте идарәсенең элекке рәисе урынбасары Алексей Шаровка карата хөкем карары законлы көченә керде.
Кредит учреждениесеннән 2,3 миллиард сум акча урлауны оештырган өчен суд аңа өч ел колония билгеләгән. Мондый йомшак җәза хөкем ителүченең үз гаебен тулысынча тануы һәм аның эше аерым тәртиптә каралуы белән аңлатыла.
44 яшьлек элекке банкир Алексей Шаровка карата Русия Җинаять кодексының 159нчы мәддәсенең 4нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Ел дәвамында «Евромет» банкы идарәсе рәисенең элекке урынбасары (лицензиядән мәхрүм ителгән, 2015 елның августында кредиторларга 6,5 миллиард сумнан артык бурычы булган) бу эш буенча шаһит сыйфатында узган, әмма 2018 елның апрелендә полиция, нәкъ менә Шаров әфәнде җинаятьчел схеманы уйлап табучы һәм оештыручы булган, дигән карарга килгән.
“Евромет холдинг” җәмгыятенә кергән ике дистә компаниягә кредит бирү юлы белән ул банктан 2,3 миллиард сум акча урлаган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: