Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2019, 23:49

Ир сөяркәсенә китәргә теләгән хатынын буып үтергән

38 яшьлек казанлы, хатыны сөяркәсенә китәргә карар кылгач, аны кер элә торган бау белән буып үтерүе турында полициягә хәбәр иткән.

38 яшьлек казанлы, хатыны сөяркәсенә китәргә карар кылгач, аны кер элә торган бау белән буып үтерүе турында полициягә хәбәр иткән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
“Тикшерү версиясе буенча, кичен Константиновка бистәсендәге йортларның берсендә Казанның 38 яшьлек кешесе һәм аның 27 яшьлек хатыны арасында низаг чыккан. Хатын иренә сөяркәсенә китәргә җыенуы турында әйтә. Ирнең моңа нык ачуы килә һәм хатынын кер элә торган бау белән буып үтерә”, - дип сөйли Андрей Шептицкий.
Шуннан соң ир үзе полициягә шалтырата һәм җинаять кылуы турында сөйләп бирә. Бу парның өч кечкенә баласы калган. Җинаять кылган вакытта алар йортта булмаган.
Иргә карата “Кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: