Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 август 2019, 15:15

Грозныйда кечкенә бала фаҗигагә тарый язган...

Күпкатлы йортта чак фаҗига булмый калган. Анда стенадан чыгып торучы кечкенә генә металл балкада басып торган баланы коткарганнар.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, малайга 8-10 яшь тирәсе.  
Аңа ярдәмгә ир-ат килә: күрше тәрәзәдән чыгып, аны кулыннан тотып ала, бала һавада асылынып кала. Аннан ир-ат җайлап кына малайны фатирга күчерә. Видеодан күренгәнчә, янәшәдә полицейский да булган. Могҗиза белән беркем дә зыян күрмәгән, дип яза Беренче канал.
Мәгълүматлар бик аз, ә сораулар күп кала. Иң беренче чиратта, баланың бу вакытта әти-әнисе кайда булуы турында әлегә бер хәбәр дә юк. 
Фото: скриншот
Тулырак:  Матбугат.ру 
Читайте нас: