Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 август 2019, 18:00

Пляжда бәбиләгән...

Ростовның Азов шәһәреннән Сочига ял итәргә килгән Екатерина пляжда бәбиләгән.

Ростовның Азов шәһәреннән Сочига ял итәргә килгән Екатерина пляжда бәбиләгән.
27 яшьлек Екатерина, йөклелекнең тугызынчы аенда булса да, диңгезгә килгән.
Иртәнге биштә ул Уч-Дере янындагы пляжга киткән. Һәм шунда бала туа да башлый. Пляжда булган кешеләр ашыгыч ярдәм чакырта. Бала пляжда туа, аннары ананы баласы белән бала табу йортына алып китәләр.
Бала исән-сау туа, әмма барысы да яхшы дип булмый, соңгылык төшеп бетми. Екатеринага хастаханәгә барырга һәм операция ясатырга киңәш итәләр. Әмма, ни өчендер, ханым бу киңәштән баш тарткан һәм икенче көнне үк бала тудыру йортыннан билгесез юнәлештә чыгып киткән.
Бу хакта "Интертат. ру" яза.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: