Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 август 2019, 15:09

Туганнары 17 елга базга салган

Акылдан язган егетне дәваларга акчасы булмаган ярлы гаиләгә, аны богаулап куюдан башка чара калмаган.

Акылдан язган егетне дәваларга акчасы булмаган ярлы гаиләгә, аны богаулап куюдан башка чара калмаган.
Кытайдагы Феншунь провинциясендә яшәүче Сюй Гофа кечкенәдән якыннарына уңайсызлыклар тудырган - бер дә юктан котырып киткән, үсә төшкәч, күршеләргә һөҗүм иткән, берничә йортка ут төрткән.
Аны психик авырудан дәваларга акчалары җитмәгәнлектән, башкаларга зыян салмасын өчен егетнең аякларына богау салалар һәм базга төшереп, кадаклап куялар.
- Без аның ашарына бирдек, хаҗәтләрен башкарырга ярдәм иттек, - ди алар.
17 ел буена кояш нурын да күрми яшәргә мәҗбүр ителгән авыруны шул ук күршеләре коткарган.
Табиблар аны бушлай дәваларга булган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: