Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 август 2019, 23:50

Участковый туры эфирда үлгән...

5 август төнендә Уфаның Интернациональ урамында юл фаҗигасендә 23 яшьлек егет һәлак булды.

5 август төнендә Уфаның Интернациональ урамында юл фаҗигасендә 23 яшьлек егет һәлак булды.
"ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә итүче яшь кеше парковкада торган йөк машинасына зур тизлек белән килеп бәрелгән. Һәлак булучының полиция участковые булуы мәгълүм.
Интернет челтәренә аның гомеренең соңгы минутларын төшергән видеосы таралды. Фаҗига алдыннан ул Инстаграмда туры эфирда булган. Видеодан егетнең елый-елый машинада китеп баруы күренә.
Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, изелгән машинадан аның гәүдәсен коткаручылар ярдәме белән генә ала алганнар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: