Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 август 2019, 23:15

256 ел яшәгән, 23 хатын алмаштырган...

Кытайда яшәүче Ли Цинъюнем үзенең озын гомерлелеге белән бөтен дөньяга танылды.

Кытайда яшәүче Ли Цинъюнем үзенең озын гомерлелеге белән бөтен дөньяга танылды. "New York Times" гәзите аны беренче тапкыр - 150, арытаба 200 яше белән котлады. Билгеле булганча, ир 256 яшендә вафат булган.

Бу вакыт эчендә ул 200 тапкыр әти булган һәм 23 хатын алыштырган. Күпләр Цинъюнемның озын гомеренең сере нәрсәдә, дигән сорау бирде. Ир үзенең яшәү рәвешен яшермәде, дип хәбәр итә PLANETANOVOSTI порталы.

Әйтик, тормышта иң мөһиме - тынычлык һәм гармония. Нәкъ менә авыр кичерешләр, стресслар һәм башка тискәре эмоцияләр булмау гомерне озайта. Шулай ук ир үлән диетасы белән мавыккан.

Ул 40 ел җиләк-җимеш белән генә тукланган, шулай ук, 10 яшьтән аларны сату белән шөгыльләнгән.

чыганак:
Читайте нас: