Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 август 2019, 12:57

Баланың өстенә ут төрткәннәр...

Уралда 11 яшьлек бала янып үлә язган.

Уралда 11 яшьлек бала янып үлә язган.

Гадәттән тыш хәл Ревда шәһәрендә була.

Балалар арасында талаш чыгып, ике яшүсмер бер малайның өстендәге футболкасына ут төртә. Баланың аркасы бик нык пешә. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.

Имгәнгән бала, уенчык пистолет тотып, урамда уйнап йөргән була. Малай янына көтмәгәндә ике яшүсмер килеп баса һәм талаш чыгара. Имеш, ул аларга пистолеттан атмакчы булган.

Эш сүзләр белән генә әйткәләшүдән уза, алар сугышырга тотына. Шуннан соң баланың өстендәге футболкага ут төртәләр.

Хәзерге вакытта бу хәлне полиция тикшерә. Җинаять эше ачылмаган. Ут төртеп яндыручы үсмерләргә 14 яшь тулмаган әле.

Имгәнгән малайның әти-әнисе судка барырга җыена. Алар ут төртүче үсмерләрнең әти-әнисен, яки аларны тәрбияләүче кешеләрне җәзага тарттыруны таләп итәчәк.

чыганак: матбугат ру
Читайте нас: