Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 18:00

Автобус ике пенсионерны таптатып үтергән

Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә автобус тротуардан барган ике пенсионерканы таптатып үтергән һәм тагын ике кешене җәрәхәтләгән.

Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә автобус тротуардан барган ике пенсионерканы таптатып үтергән һәм тагын ике кешене җәрәхәтләгән.

Бу вакытта 368нче маршрут автобусын йөртүчедә эпилепсия өянәге булганлыгы ачыкланган.

Автобусны бер ханым туктаткан. "Мин шофер янында утыра идем. Автобус, тизлеген акрынайтып, тукталышка килә башлады. Шофер уң якка авып китте, авызыннан күбек ага башлады. Мин нишләргә дә белмәдем, чөнки йөртә белмим. Автобус тукталышка бәрдерде. Мин котым алынып кычкырдым. Урта яшьләрдәге бер хатын, шофер янына үрмәләп, автобусны туктатты. Кешеләр шоферның ишегеннән чыкты", - дип сөйләгән бер хатын.

Автобус шоферы - 53 яшьлек Борис Мальсагов. Ул Ингушетиядән. Тугыз ел буе шәһәрдә автобус йөрткән. Аның хәле начар түгел дип бәяләнә.

Автобус хуҗасы үлгән пенсионеркаларның гаиләсенә - 2шәр, тән җәрәхәтләре алганнарына 1әр миллион сум акча түләячәк. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хакимияте хәбәр итә.
Читайте нас: