Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 15:17

Ун тавыкка бер әтәч, яки Нәрсә ул хыянәт?

Җинаятьме, мавыгумы, әллә гадәти күренешме?

Җинаятьме, мавыгумы, әллә гадәти күренешме?

Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен галимнәр гасырлар буе өйрәнсә дә, аның серенә төшенә алмый. Хәтта тәҗрибәле психологлар да яңа парлар белән аралашкан саен үзе өчен ачышлар ясый. Бигрәк тә хыянәт мәсьәләсе үтә дә четерекле, ике генә йөрәк белгән серләр белән тулы.

Статистика буенча, бүген Русиядә һәр икенче гаилә таркала – елына бу сан 140 меңгә җитә. Ир белән хатын 1 яисә 5-9 ел яшәгәндә аларның аерылышу ихтималы аеруча зур. Моның иң төп сәбәбе – хыянәт. Таркалган гаиләләрнең 90 проценты нәкъ менә шуның аркасында.

Гүзәл затлар иренең хыянәтен сирәк кичерә һәм аның белән мөнәсәбәтләрне өзүне өстен күрә. Ирләр аны бик сирәк кичерә, әмма күп очракта аерылышырга ашыкмый. Сәбәпләрнең берсе – аерылышканнан соң балалар еш кына әнисе белән кала.

Кайда ничек?

Төрле илләрдә хыянәткә караш төрлечә. Әйтик, Европа дәүләтләрендә хатынына хыянәт итү – гадәти күренеш. Шулук вакытта мөселман дәүләт­ләрендә мондый хәл очрамый диярлек, бигрәк тә хатын-кызлар хыянәткә бик сирәк бара. Сәбәпләрнең берсе – имансызлык кылганнары өчен җәза. Әйтик, Төркиядә иренә яисә хатынына хыянәт иткән очракта төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр.

Европа бу мәсьәләдә толерантрак. Бөтен хикмәт – кешенең менталитетында һәм гадәтендә. Әйтик, Даниядә хатын-кызның сексуаль ирке аның хо­кукларының берсе санала, ә Фин­ляндиядә хыянәтне тәҗрибә туплау буларак кабул итәләр. Итальяннар һәм испаннар үзләренең дәртле темпераментын тыя алмый, французлар һәрвакыт хискә бирелеп бара, ә британиялеләр хыянәт итсә дә, моны мөмкин кадәр яшерергә тырыша. 80 процент русиялеләр дә хыянәтне яшереп сакларга тырыша.

Мондый куркыныч статистикага карамастан, хыянәт шулай да тискәре күренеш буларак санала. Ирләрнең 78 проценты һәм хатын-кызларның 84 проценты хыянәткә тискәре карашта. Бу – кешеләр бүгенге көнгә кадәр никах һәм гаилә кыйммәтләрен кадерли, дигән сүз.

Күп кенә көнчел ирләр хыянәткә юл куймас өчен хатыннарына эшләүне һәм алардан башка кая да булса йөрүне тыя. Үткәрелгән сораштырулар нә­тиҗәләре буенча, хуҗабикәләрнең ирләренә эшләүче хатын-кызларга караганда сирәгрәк хыянәт итүе ачыкланган.

Статистика күрсәткәнчә, хәзерге заман хатын-кызлары ир-егетләрдән калышырга теләми, шулай ук читтәге романтик маҗараларга башлары белән чума.

Хыянәтнең сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин, хатын-кызлар белән ирләрнеке ул шактый аерыла.

13.2.jpg 13.3.jpg


Ирләр сәбәпләре:

– Җенси мөнәсәбәтнең җитмәве

Гаиләдә бер-береңне аңламау­, талашлар да нәкъ әлеге сәбәп аркасында килеп чыга.

Әгәр ир-егет канәгать түгел икән, ул үзенә сөяркә эзли башлый.

– Өйдәге талаш, тавыш, гауга

Еш кына өйдәге тавыш та хыянәткә китерә. Шул ук вакытта ир-егетне мондый очракта гаепләп тә булмый – теләсә кайсы ир читтән тынычлык, ярдәм һәм аңлау эзләячәк.

– Кыяфәт

Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе – хатыннарның үзләрен карамавы, кыяфәтләренә игътибар итмәве. Исегездә булса, очрашып йөргән чорда сез яраткан егетегез янына һәрвакыт бизәнеп-төзәнеп, матур киемнәрне сайлап киеп кенә чыккансыздыр. Ә еллар үтү белән күпчелек хатын-кыз үзен карамый, иске халат, сузылып беткән ыштаннарда йөри башлый. Әлбәттә, һәр ир-егетнең үз хатынын матур күрәсе килә. Һәм ул, матурлыкка кызыгып, читкә карый башлый.

– Бер-береңне аңламау

Ир-егет өчен эштән кайткач хәлләрен сорашу, аның хыяллары, уй-теләкләре, мавыгулары белән кызыксыну мөһим. Шуңа күрә уяу булыгыз, аларның теләкләренә һәм мавыгуларына игътибар итегез. Бер-береңне аңламау хыяллар һәм теләкләр төрлелегенә китерә. Нәтиҗәдә, аралар суына.

Бу гаиләдә туган көнкүреш проблемаларыннан чыккан хыянәт сәбәпләре булса, ирләрнең психикасына, тәр­биясенә, темпераментына бәйле сәбәпләр дә җитәрлек.

– Көчле хис-тойгылар кичерәсе килү

Өйдәге көндәлек мәшә­катьләр туйдыра, яңа хис-тойгылар кичерәсе килә. Мондый очракта ир-егет яңа “уенчык” эзли башлый.

– Хисләрнең кискен­ләшүе

Күп кенә ирләр фике­ренчә, хыянәт алар өчен хатыны белән мөнә­сәбәтләрдә сүрелгән дәртне яңартып җибәрергә ярдәм итә.

Хатыннар сәбәпләре:

– Яңа мәхәббәт

Хатын-кызлар өчен чит­тәге мөнәсәбәтләрдә эмоциональ нәтиҗә мөһим роль уйный. Гашыйклык яисә хәтта мәхәббәт аңа гаиләсен генә түгел, әхлак нормаларын да онытырга мәҗбүр итә.

– Сексуаль канәгать­сезлек

Әгәр хатын-кызга җенси мөнә­сәбәтләр ошамый икән, ул үзенә сөяркә эзли башлый. Өстәвенә, җенси актлар санына түгел, ә нәкъ менә сыйфатка өстенлек бирә.

– Үч алу

Күп кенә хатыннар ирләренең хыянәте хакында белгәч, үч итеп шул юлга бара.

– Ир белән озак вакыт күрешми тору

Сүз командировкалар һәм вахта эше турында бара, хатыны берничә ай буе берүзе яши.

– Үз-үзеңне түбәнсетү

Хыянәт ярдәмендә хатын иреннән башка кемгә дә булса ошарга сәләтле булуын раслый.

– Көндәлек мәшәкатьләр, бертөрлелек

Аз гына булса да бертөрле, төссез тормышка яңа кичерешләр кертергә теләк хыянәткә этәрә. Гадәттә, бу юлга тормышта кызыклы шөгыльләре һәм яллары булмаган хатыннар бара.

Хатыннар хыянәткә барырга мөмкин булган тагын берничә сәбәп бар:

* гаилә башлыгы ролен башкару;

* иренә карата хисләр сүрелү;

* балачактан әнисенең хыянәтен күрү;

* җенси мөнәсәбәтләрне иренә караганда яхшырак белү;

* ире ягыннан ярдәм тоймау.

Әмма хыянәтнең иң еш сәбәбе – ир белән хатын арасында салкынлык. Сөйлә­шүләр, уртак шөгыльләр, үзара хөрмәт һәм аңлашу юкка чыккан икән, мондый гаиләдә ир дә, хатын да башка партнер турында уйланырга мөмкин.

Өстәвенә, кызыклы закончалык күзәтелә: хыянәткә тартылуның кис­кенләшүе аеруча 29, 49 һәм 59 яшьләрдә көчәя. Нәкъ менә бу яшькә кризис чорлары, рефлекция һәм кыйммәтләрне яңадан бәяләү туры килә.

Ничек юл куймаска?

– Һәрвакыт үзеңне карап тотарга

Монда кием-салым да, физик як та, фигура да, бизәнү әйберләре дә, рухи яктан үсешү дә керә. Ягъни күп кенә парлар кавышкач өйдә пижамада, яки трико, майкада гына йөри башлый. Өйдә дә матур киенергә, дөрес тукланырга, физкультура белән шөгыль­ләнергә онытмагыз.

– Һәрвакыт белемгә омтылырга

Исегездә тотыгыз: яхшы тормыш юлдашы яхшы дус та, кызыклы әңгәмәдәш тә булырга тиеш. Яңалык өйрәнегез, укыгыз, белемегезне камил­ләштерегез, бу хакта бер-берегез белән фикер алышыгыз, һәм сез һәрвакыт кызыклы булачаксыз.

– Экспериментлардан курыкмаска

Вакыт-вакыт сюрпризлар оештырып, сөйгән ярыгызның күңелен күрә белегез.

– Тыйнак булырга

Еш кына озак еллар бергә яшәгән парлар бер-берсенә карата салкыная, акырып-җикеренү гадәткә керә. Тыйнаграк булыгыз, бер-берегезнең хәленә кереп, кулдан килгәнчә ярдәмләшергә тырышыгыз. Җылы сүзләрне дә кызганмагыз. Тиргәш, талаш араларны суытачак кына.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тугры кешеләр хыянәт итүчеләргә караганда уртача алганда 12 елга озаграк яши икән. Шуңа күрә дә бер-берегезгә тугры булып, мәхәббәткә, назга төренеп яшәгез! Гаиләнең иминлеге сездән генә тора. Читләр генә түгел, ә иң якын туганнар, әти-әниләр дә сезнең мө­нәсәбәтләргә катнашырга тиеш түгел. Юкка гына халкыбыз “кеше сүзе – кеше үтерә” дими.

Бер-берегездән хыянәт билгеләре эзләп, тормышның ямен җибәрмәгез. Ярату ул – ышану да. Шул ук вакытта игътибарлы булыгыз: хыянәтнең башында канәгатьсезлек тора. Тормышыгызны, интим мөнә­сәбәтләрне төрлән­дерергә тырышыгыз. Партнерыгызны читләрдән җылы хисләр эзләргә мәҗбүр итмәгез.
Читайте нас: