Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 август 2019, 19:00

11 көнне Уфа урамында шәрә ир йөгереп йөргән

Бу хәл Рихард Зорге урамында булган.

Тулысынча чишенгән ир кеше үзен агрессив тоткан, урамнан үтүчеләр өчен куркыныч тудырган. Өстәвенә, кибетләргә кереп сугышкан да.Тәртипсезлек күрсәткән ирне хокук саклау хезәткәрләре генә тынычландыра алган. Алар аны... богаулар белән агачка бәйләп куйган. Бу очракта да ир озак тынычлана алмаган, оятсыз сүзләр кычкырган, үзен адекват тотмаган. Ямьсез сүзләрнең күбесе янында аны тынычландырырга тырышкан өлкән яшьтәге ханымга – әнисенә юнәлтелгән.
Хәлнең төгәл генә ничек тәмамланганы билгеле түгел. Ирне махсус учреждениегә озатканнар, дип ышанырга кирәк.
Чыганак: Матбугат.ру 
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: