Аның гомере өчен табиблар көрәшә.
Новокузнецкида тәне бик нык пешкән 5 яшьлек баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.
— Биш яшьлек кыз урамда ике ахирәте белән уйный. Ул 11 яшьлеге белән, кулга-кул тотынышып, әйләнә башлый. Бу вакытта алар янындыгы 9 яшьлек кыз зажигалка белән шаярган була. Аны кабызган вакытта кечкенә кызчыкның күлмәгенә тиеп китә һәм аңа шундук ут каба. Ике ахирәт тә куркып кача, ә күлмәгенә ут капакн сабый капка төпләренә кадәр барып җитә. Кызын бу хәлдә күреп калган әтисе ашыгыч ярдәм чакырта, — дип хәбәр итә Кузбасс Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Әлегә билгеле булуынча, бала реанимациядә, аның гомере өчен табиблар көрәшә.