Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 август 2019, 00:48

Башын чүмеч белән ярган...

Стәрлетамакта янә башка сыймаслык хәл булган.

Стәрлетамакта янә башка сыймаслык хәл булган. Бакча участоклары территориясендә 35 яшьлек ир сөйгәнен кыйнап үтергән.

Виталий исемле ир очрашып йөргән Евгения исемле хатынның дачасына килгән. Беркадәр вакыттан соң ир хатынны хыянәттә гаепли һәм чүмеч алып, кыйный башлый.

Кызганычка каршы, вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм табибларына каты тән җәрәхәтләре алган хатынны коткару мөмкин булмый.

Билгеле булуынча, һәлак булган хатын ир белән балачагыннан таныш булган. Алар күптән түгел генә бергә яши башлаганнар. Хатынның 9 яшьлек кызы калган.

Хокук сакчылары вакыйганың детальләрен ачыклый, тикшерү бара.
Читайте нас: