Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 август 2019, 18:02

Нагаево авылында шимбә төнендә пистолеттан атып тәрәзәне кырганнар...

Нагаево авылында яшәүче Мәрьям Садриева исемле хатын социаль челтәрләрдә үзләре белән шимбә төнендә булган коточкыч хәл турында яза.

"Шундый хәл безнең йортыбыз, гаиләбез белән булыр дип беркайчан да уйламаган идем. 90нчы елларда бандитлар турындагы сериал диярсең! Ләкин бу экрандагыдан күпкә куркынычрак булды", - дип яза ул.
Хатын сүзләренә караганда, шимбә төнендә күршеләре җитәкчелегендә исерекләр төркеме аларның өй янына килеп, кычкырырга, янарга тотынган. Аннары пистолеттан ату һәм тәрәзәгә таш бәрүләр башланган. Өй хуҗасының башына таш килеп бәрелгән. Ул, үзләрен якларга тырышып, пневматик пистолеттан һавага аткан. Күршеләре өйгә ут төртү белән янаган.
Ярсыган күршеләрне тынычландыру өчен ике төркем полицейскийлар чакыртырга туры килгән.
Ике күрше арасында низаг юктан гына килеп чыккан. Алдагы көнне берсе икенчесенә уртак территорияне тәртипкә китерүен, юлдагы берничә тонна балчыкны алуын сораган булган. Үзен түбәнсетелгән дип санаган күрше хатыны аны "үпкәләтүчеләрне" төнлә акылга утыртырга уйлаган.
Бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.
Чыганак: Матбугат.ру 
Фото: ru.sputnik.kg
Читайте нас: