Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 12:20

Авылдагы бердәнбер йортта алты кеше янып үлгән

Бу хакта берничә көн узгач кына билгеле булган.

Янгын булган урынга килгән коткаручылар өлкән яшьтәге дүрт кеше, ике бала мәетен хәрабәләр арасыннан табып алган.

Вологда өлкәсенең Усть-Кубинский районындагы бетеп баручы Бурцево авылында бер катлы йорт яну турында хәбәр 12 августта төнлә билгеле булган. Коткаручылар килгәндә йорт урынында хәрабәләр генә булган.

Ул блоклардан төзелгән. 6га 6 метр зурлыктагы йорт металл түбә астында булган. Анда электр кертелгән, мич белән ягып җылытылган. Йорт янындагы 3кә 4 метр зурлыктагы агач веранда да янып беткән.

Соңрак мәрхүмнәрнең Соколово шәһәрендә яшәүчеләр булуы ачыклана. Биредә 37 һәм 38 яшьлек өч ир-егет, 31 яшьлек хатын-кыз, 12 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз һәлак булган.
Читайте нас: