Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 14:08

Баласыннан җиңел генә котылмакчы булган

Кафеда ташлап киткән кызчыкның кесәсендә язу табылган.

Кафеда ташлап киткән кызчыкның кесәсендә язу табылган.

Краснодар краенда кечкенә кызыннан җиңел генә котылырга теләгән хатын баланы кафеда калдырып киткән. Әнисе сабыйның кесәсенә балага яңа әти-әни табарга ярдәм сорап язган язу да тыккан.

Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты белдерүенчә, әлеге бала турында кафе хезмәткәре хәбәр итә. Аның әйтүенчә, нарасый көне буена уен бүлмәсендә әнисен көтеп утыра.

Соңрак полиция хезмәткәрләре баланың кесәсеннән записка таба, анда кызга 4 яшь булуы, шулай ук яңа әти-әни табарга ярдәм итүләрен һәм “Малютка” балалар бакчасына бирмәүләрен сорап язылган була.

Әлеге вакытта баланы дәваханәгә урнаштырганнар.

Үз баласын ташлап киткән бәгырьсез ананың кем булуы да ачыкланган. Ул Адыгея Республикасыннан килгән 35 яшьлек хатын булып чыккан.
Читайте нас: