Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 13:02

Балконда тәмәке тартырга ярыймы?

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Таһир Вәлиди җавап биргән:

Йорт халкының гомуми милке (общедомовое имущество) булып балкон түгел, балкон плитәләре санала. Ягъни балконның түшәме һәм идәне. 
Балкон плитәсе чардак, подвал, подъезддан берни белән дә аерылмый. Әмма 15 номерлы федераль законның 12 маддәсендә күп фатирлы йортның гомуми урыннарында гына тарту тыела. Ә балкон бу урыннар исемлегенә кертми. 
Шуңа күрә балконда тартырга мөмкин, билгеле, күршеләргә борчымаган һәм әйләнә-тирәне пычратмаган очракта.
Чыганак: интертат.
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: