Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 11:15

Ире Луизаны полиция белән куркытып тоткан

"Миллионер" Хәйруллиннар гаиләсе турында нинди яңалыклар бар?

Ни хәлдә булсын инде? Хатын төрмәдә, иренең кәефе шәп, көр күңелле, кулында кыйммәт смартфон һәм ул үзен төрмәгә утыртмасларына ышана икән.

"Акча кайда?" дигән сорауга ул "Юк" дип җавап биргән. Марат әйтүенчә, хатыны акчаны берьюлы алып чыкмаган, ә ике ел дәвамында аз-азлап кына алып кайткан. Марат исә ул акчаларны брокерлык ставкаларына куйган һәм һәрвакыт аларны оттырган. Хатынын ул, тиздән отачакмын, дип юмалый-юмалый, банктан акча алып кайттырган.

Социаль челтәрләрдән кулланучылар фикеренчә, берничә ел дәвамында банкка "сиздерми генә" аннан акча урлау ул - фантастика. Чөнки һәр банк кич белән инкассация үткәрә. Андый суммаларның юклыгын анда сизми калулары мөмкин түгел, ди алар, дип яза "Шәһри Казан".

Ир кеше хатынын "акча алып кайтмасаң, полициягә хәбәр итәм" дип куркытып торган. Ул, көн саен хатынына басым ясап, тиздән ул акчаларны отачакмын һәм кире кайтарачакмын, дип ышандырып, тагын аз гына, дия-дия, урларга мәҗбүр иткән.
Читайте нас: