Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 13:25

Колбасада ит бармы?

"Роскачество" ГОСТ буенча җитештерелгән "Докторская" колбасасының нинди булырга тиешлеген әйтте.

ГОСТ буенча җитештерелгән "Докторская" колбасасы составында сыер малы, дуңгыз ите булырга тиеш. Дәүләт стандартлары буенча анда тавык итенә бөтенләй урын юк.

Моннан тыш, анда су, йомырка, йомырка меланжы, аертылмаган коры сөт, майсызландырылган сөт, шикәр комы, аш тозы, тәмләткечләр салынырга тиеш. Бу хакта Русия сыйфат системасы ("Роскачество") тикшеренүләре департаменты директоры Людмила Викулова белдергән.

Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, рецепт буенча "Докторская" колбасасында тавык ите, үсемлек аксымнары, крахмал булырга тиеш түгел.

Мондый колбасаны алганда саклану шартларына игътибар итәргә кирәк. Вакуумсыз төргәктә булганының саклану вакыты күпкә азрак. Белгечләр фикеренчә, Е-өстәмәләр дә организмга зарарлы, алар булмаганны алырга тырышырга кирәк.

"Докторская" колбасасы тыгыз, төерләрсез, төсе алсудан ачык алсуга кадәр була.
Читайте нас: