Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 август 2019, 12:25

Әни кулында курчак идем

Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип әйтергә ярата халык....

Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип әйтергә ярата халык. Дөрестән дә шулаймы соң әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр? Әти-әни гел дөресен әйтә, балага бары яхшылык кына тели, дибез. Барлык әти-әни эшләгән эш, яисә киңәш дөресме соң?
Ялгышудан беркем дә сакланмаган. Хәтта тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяда күпне күргән әти-әниләр дә. Балага үз теләгәнеңне генә эшләтү, гомумән, иреген кысу очраклары да аз түгел. Яхшылык теләп, киресенчә балаларының тормышларын бозган, астын-өскә китергән әти-әниләр дә бар.
"Син минем кыз түгел"
Сафия белән без электричка көткәндә таныштык. Эскәмиядә утырган, сулык-сулык елаган, кешеләрдән йөзен чәчләре арасына яшерергә тырышкан кызга кулъяулык суздым. Ул миңа аптырап, күтәрелеп карады. Яшьләрен сөртте дә, тормыш юлын сөйли башлады. Инде юл йөри торгач, бер таныш булмаган кешегә тормышын, авыр гаилә хәлләрен, проблемаларын сөйләгәннәргә аптырамый идем инде.
"Мин Сафия. Рәхмәт сиңа яме. Кешедән качып, бүлмәмә бикләнеп елыйсым килә иде дә бит, түзә алмадым", -дип, башлап җибәрде ул сүзен.
Сафия хәзерге вакытта юрист булырга укый. Кечкенәдән дизайнер булырга хыялланган кыз, бөтенләй дә бу өлкә белән кызыксынмый. Укырга теләмичә бара икән.
- Кечкенәдән күлмәкләр тегә идем. Әнидән күпме генә тегү машинасы сорасам да, ул: "Вакытыңны бушка үткәрмә, кирәклесен эшлә", - дип килә иде. Көн дә мәктәп фәннәрен укырга йөдәтте. Әз генә булса да буш вакытым булса, кулыма тизрәк китап тоттыра иде. Җәй көне әбиләргә булышып, үземә тегү машинасын сатып алгач, өйдә гауга купты. Әни кычкырды, акчаны теләсә нәрсәгә тотуымда гаепләде. "Мин сине таптым, үстердем.! Оятсыз!" - дип, тегү машинасын идәнгә тотып бәрде. Җәй буе эшләгәнем, хыялым шул машинадай чәлперәмә килде. Үпкә сакламадым. Әни кеше дөрес әйтә. Каршы сүз әйтәсе булма диделәр. Тыңладым.
Унберенче сыйныфны бетергәч, документларымны дизайнерлыкка бирдем. Әниләр бу турыда белмәде дә. Ул, әти белән киңәшеп, мине юрист булырга өнди башлады. Кулымнан җитәкләп диярлек минем белән документлар бирергә барды. Юристка да, дизайнерга да укырга керә алуымны белгәч, мин гаиләмә хәбәр итәргә булдым. Дизайнер булырга теләвемне шундый сөенеч белән әйтүемне әле дә хәтерлим. Әни кара көйде. Яңагыма китереп сукты. Өйдән чыгып кит, миңа мондый кыз кирәкми, минем бала түгел син, чыгып кит, ачка катарсың дип, җилкәмнән тинтерәтте. Җылый-җылый юристка укырга кердем.
Һәр көнем елап үтте. Дусларым каядыр ял итәргә барганда мин аңламаган китапларны укыдым. Әни каршында оятка каласым килмәде. Кара, мин дә булдырам. Мин әни кулында курчак идем.
Яратасыңмы соң син мине дип сорыйсы килгән чаклар да аз булмады бит. Тик, кайткан саен, кемнеңдер баласы чит илгә китүен, кемдер йөзәр мең акча эшләвен ишетәм, ә мин исә кулыннан бер эш килмәгән кыз булып кала бирдем.
Тора-бара, әнидән яшереп, күлмәкләр тегә башладым. Дус кызларым, аларның танышлары, миннән заказга кием тектерә башладылар. Эшләрем алга китте. Кайтып әнигә барлык акчаларымны бирдем. Әни, бу сиңа, кирәк-ярак ал дидем. Үз акчам үземә җитә башлады. Әни исә, ул акчаларны ертып, тәрәзәдән ыргытты. Акыл кергән дип уйладым, син шул ук юләр икән, диде.
Түзмәдем. Җыендым да өйдән чыгып киттем. Барча туганнар минем белән сөйләшүдән туктады. Гаиләмдә мин чит идем. Гаиләмә мин кирәк булмадым. Әни барысын да миңа каршы котыртты.
- Шушы хәлләрдән соң өеңә кайтканың булдымы?
- Юк. Кайтмаганга инде бер ел. Мине чит илгә чакыралар. Мин ясаган әйберләр, теккән күлмәкләрне ошаттылар. Дус кызымның әнисе Нью-Йоркта ательеда хуҗабикә. Ул эшкә чакыра. Монда аның кадәр акча булмый. Әйдә мин сина булышам диде. Өйгә кайтып, саубуллашасым килә. Бу бер ел эчендә мин җитәрлек акча эшләдем. Әнигә дә калдырасым килә. Аларга кирәгем булмаса да, гаилә бит без.
- Ничек шулкадәр акча эшләп электричка көтәсең?
- Кечкенәдән электричкаларда утырып, юлны күзәтергә ярата идем. Карап барасым килде. Күздән югала барган агачларга, өйләргә карыйм да рәхәт булып китә. Әйтерсең лә ул өйләр минем элеккеге тормышым. Мин алга барам. Үткәннәр үткәндә калсын.
***
Әти-әни сүзен тыңларга кирәк. Алар начарга әйтми. Ләкин бала сүзенә дә колак салырга кирәк. Еш кына әти-әни үзләре ясаган хаталарны бала ясамасын өчен, яисә баланы ялгыштан саклар өчен аңа яшәргә юл куймый. Бала тормышын әти-әни яши. Аңа ирек бирелми. Ана мәхәббәтенә, артык кайгыртуына бала буыла, сулыш ала алмый. Әти-әни иң кадерле, дөньяда иң ышанган, яраткан кеше булса да, һәркемнең үз тормышы. Кеше өчен кеше яшәми. Һәркем үзе хаталанып, үзе барысын да аңларга тиеш. Үз хыялларын балага тагып яшәүчеләр дә бар.
Әти-әни - иң кадерле кеше. Моны беркайчан да онытмаска кирәк. Ләкин артык яратуның әле беркайчан да яхшыга илткәне юк. Балалар әти-әнисен яратып, тыңлап, ә әти-әнисе балаларын аңлап яшәсә, бу дөнья әзрәк кенә җиңел булыр иде..
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: