Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 11:45

Чегәннәр алдау юлы белән ана капиталына да кул суза...

Чегән халкының адәм талау осталыгы хакында күпләребез ишетеп, ә кайберләребез үз җилкәсендә татып та беләбез

Алар хәзер дәүләтне талау юлын да бик яхшы үзләштергән: тумаган балаларына ана капиталы ала башлаганнар.

Красноярск шәһәре ЗАГС бүлекләренең берсендә булган бу вакыйгалар. Бирегә яңа туган балаларын теркәргә бер-бер артлы чегән хатын-кызлары агыла башлаган. Бәбиләребезне өйдә таптык дигәннәр. ЗАГС хезмәткәрләре балаларны теркәгән, әлбәттә. Закон таләбе буенча сабыйның өйдә тууына шаһит булса, ә чегән хатыннары бер-берсенә шаһитлык кылган, балага туу турында таныклык бирелергә тиеш. Бер, аннары икенче баланы теркәгәч, әлеге таныклыклар белән ана капиталы артыннан йөри башларга да мөмкин бит! Чегән хатыннары капиталны алып өлгергәнме, юкмы, анысы әлегә билгеле түгел. Тикшерү дәвам итә.

Красноярскидагы кебек хәлләр бөтен ил күләмендә бихисап булуы мөмкин, ди белгечләр. Ана капиталын алу турындагы законны камилләштерү таләп ителә инде, димәк.
Читайте нас: