Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 20:30

Хатыныңның башы эшләмәсә, синең башың төрмә китәр...

Ә эш болай була: 34 яшьлек ир яшәгән фатирында бер танышы белән эчеп утырган. Ул киткәннән соң, хуҗа хатыны чаң суга.

Ә эш болай була: 34 яшьлек ир яшәгән фатирында бер танышы белән эчеп утырган. Ул киткәннән соң, хуҗа хатыны чаң суга. Имеш, банктагы исәбеннән 60 мең сум акча югалган. Шик шунда ук шешәдәшкә төшә, ул хатынының телефонын кулына алган була. Мөгаен, шул арада акчаны күчереп өлгергәндер...

Әнә шуннан соң 90нчы еллардагы сериаллардагы кебек хәлләр башлана. Ир ике танышы белән "кунак"ны эзләп китә. Юлда аның ир туганын очраталар һәм угры абыйсы өчен үч алу башлана. Ирне кыйнап, машина багажнигына салып, Черниковка бистәсенә алып баралар. Акча таләп итеп, янә кыйныйлар, суга батыру белән яныйлар.

Ярый әле гаепсез кешене көч кулланып машинага утыртуларын күреп калган бер изге күңеллесе полициягә шалтырата. Җинаятьчеләр ерак китеп өлгерә алмый, кулга алына.

Иң үкенечлесе шул: акчаларны хатын үзе башка исәпкә күчереп куйган була. Ире туздырып бетермәсен өчен. Менә шундый хәлләр. Хатыныңның башы эшләмәсә, синең башың төрмә китәргә дә мөмкин... чыганак
Читайте нас: