Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 00:30

Күлмәге белән бергә янган баланың хәле авырайган

Аның күлмәгенә үзеннән зуррак кызлар ут төрткән иде.

Аның күлмәгенә үзеннән зуррак кызлар ут төрткән иде.

5 яшьлек Варвараның кинәт хәле авырая башлаган. Сабый әле реанимациядә ята. Табиблар бер дә тынычланырлык прогноз бирми.

Баланың әнисе әйтүенчә, табиблар да, сабый үзе дә яшәү өчен көрәшә. Әлеге вакытта аңа кан кирәк булган, Варвара өчен кан бирергә килүчеләр күп.

Кызның хәле бик авыр. 5 яшьлек баланың 80 процент тәне янган. Коточкыч фаҗига балаларның зажигалка белән уйнавыннан килеп чыккан.

Алда язып үткәнчә, бу фаҗигале хәл Новокузнецкида була. Биш яшьлек Варвара урамда ике ахирәте белән уйный. Ул 11 яшьлеге белән, кулга-кул тотынышып, әйләнә башлый. Бу вакытта алар янындагы 9 яшьлек кыз зажигалка белән шаярган була. Аны кабызган вакытта кечкенә кызчыкның күлмәгенә тиеп китә һәм аңа шундук ут каба. Ике ахирәт тә куркып кача, ә күлмәгенә ут капкан сабый капка төпләренә кадәр барып җитә. Кызын бу хәлдә күреп калган әтисе ашыгыч ярдәм чакырта.
Читайте нас: