Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 20:45

Йомырка пешерәм дип күзсез калган

Британия матбугаты хәбәр итүенчә, 22 яшьлек Бетани Россер микродулкынлы мичне дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә бер күзен югалткан.

Британия матбугаты хәбәр итүенчә, 22 яшьлек Бетани Россер микродулкынлы мичне дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә бер күзен югалткан.

Фаҗига кызның микродулкынлы мичтә кабыклы йомырка пешереп ашарга ниятләвеннән башланган.

Кыз, әлбәттә, йомыркаларның кабыгы шартлау хәвефе барлыгын белгән. Моны булдырмау өчен нишләргә кирәк, дип, Интернетта киңәшләр эзләгән. Тапкан. Имеш, йомыркаларны тозлы суга салып пешерсәң, кабыгы шартламаячак.

Бетани Интернет кушканча гамәл кылган. Күрсәтелгән вакыт чыккач, мичнең капкачын ачкан һәм, ике йомырканың кабыгы шартлап, алар кызның битенә чәпәлгән. Мескеннең бер күзе зур зыян күргән. Ул сукыр калган.

Әлеге гыйбрәтле хәлне хәтер сандыгыгызга салып куегыз, җәмәгать: беркайчан да микродулкынлы мичтә бу рәвешле йомырка пешермәгез!чыганак
Читайте нас: