Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 август 2019, 12:29

Өченче баласына акчасы җитмәгән...

4 яшьлек кызын кафеда ташлап киткән кәккүк-ана табылган.

Краснодар краенда кечкенә кызыннан җиңел генә котылырга теләгән хатын баланы кафеда калдырып киткән. Әнисе сабыйның кесәсенә балага яңа әти-әни табарга ярдәм сорап язган язу да тыккан.

Нәни кызын җитәкләп кергән хатынга кафеда игътибар итүче дә булмый. Ләкин әни кеше бераздан юкка чыга. Сәгатьләр буе берүзе утырган баланы кафе хезмәткәрләре сөйләндерергә дә тырышып карый, тик бала эндәшми.

Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты белдерүенчә, әлеге бала турында кафе хезмәткәре хәбәр итә. Соңрак полиция хезмәткәрләре баланың кесәсеннән записка таба, анда кызга 4 яшь булуы, шулай ук яңа әти-әни табарга ярдәм итүләрен һәм “Малютка” балалар бакчасына бирмәүләрен сорап язылган була.

Полиция хезмәткәрләре кәккүк-ананың эзенә бик тиз төшә. 35 яшьлек хатын Адыгеядан килгән. Аның өч баласы булуы билгеле, аларның икесе Африка иле кешесеннән туган. Ир, улын алып, туган ягына кайтып киткән, ә балигъ булмаган ике кыз әниләре белән калган.

Хатын матди хәле начар булу сәбәпле, ике баланы тәрбияли алмавын белдергән. Шулай җиңел генә аларның берсеннән котылырга уйлаган, күрәсең.

Әлеге вакытта баланы дәваханәгә урнаштырганнар.
Читайте нас: