Маяк
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 август 2019, 01:15

Сочины су баса, халык эвакуациягә эзерләнә

Сочиның җирле хакимияте, көннәр начар тору сәбәпле, сулыкларга якын булган барлык палаткалы лагерьларны җыю һәм барлык көчләрне халыкны эвакуацияләүгә юнәлтү хакында фәрман бирде.

Сочиның җирле хакимияте, көннәр начар тору сәбәпле, сулыкларга якын булган барлык палаткалы лагерьларны җыю һәм барлык көчләрне халыкны эвакуацияләүгә юнәлтү хакында фәрман бирде. Бу хакта курорт хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуны искәртик, синоптиклар бу ялларда һава торышының кискен бозылуы хакында белдерде: “Алдагы көннәрдә яшенле көчле яңгыр көтелә, диңгез өстендә өермә барлыкка килүе, елгалардан су күтәрелүе дә бик мөмкин”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Бу аеруча Лазар районындагы туристлар өчен игътибар үзәгенә алынырга тиеш.
Курорт җитәкчесе Анатолий Пахомов район хакимияте җитәкчеләреннән әлеге яңалыкны җирле халыкка җиткерүләрен таләп итә.
“Кварталлар аша. Шалтыратулар аша. Төн йокламасыннар, игътибарлы булсыннар, тик һәрбер торак пункт хәбәрдә булсын”, - ди ул. Ул гына да түгел, Пахомов юл хезмәткәрләренә трассада төнге каравыл да оештырырга куша. Шулай ук Сочи халкына машиналарын агач янында калдыруны һәм “сулыкларда, тауларда ял итүне чикләргә” киңәш ителә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: