Моңарчы шәһәр җирендә генә күрергә күнеккән балалар мәйданчыклары хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Күптән түгел шундый заманча корылма Үрмәт авылында булдырылды. Анда ике атынгыч, карусель, «Дельфин» атынгыч һәм балалар уен комплексы урнаштырылып, ул «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проекты буенча тормышка ашырылды. Аны «КСИЛ-Балтэкс» җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Биредә балалар рәхәтләнеп уйнар өчен бар шартлар да булдырылып, аларның шат тавышы әллә кайдан ишетелеп тора. Иң мөһиме, мәйданчык заман таләпләренә җавап бирә, шуңа күрә өлкәннәргә, ата-аналарга сабыйлары өчен борчылырга урын юк.
Мәйданчык бервакытта да буш тормасын, балаларның шат тавышы тынмасын, аны сакласыннар, ватмасыннар дигән теләктә калабыз.